8 (843) 200-80-01

Әйтү директоры

„Хөрмәтле сайт кунаклары!
Мин сезнең Казанның иң эре ваклап сәүдә итүче объектының уткәне һәм хәзергесе белән кызыксынуызга бик шат.Үзәк базар-тиз һәм җиңел генә төрле товар сатып алу урыны гына түгел,ул безнең шәһәребез төрле милләт һәм дин вәкилләре тату әшли һәм яши торган символы.Аларның әш нәтиҗәсе:сыйфатлы сервис,гаять зур товар сайлану мөмкинлеге,сатып алучыларга карата лояльлек,сатып-алу уңайлыгы.Сайттагы мәгълүмат сезгә безнең базар турында барлык кирәкле хәбәрне белергә,аның хезмәте белән уңышлы файдаланырга мөмкинлек бирә. “

С.С. Абдулзянов

Шәһәр кешесенә нәрсәдер сатып алыр өчен базарлар җитәрлек , әмма Үзәк базар алар арасында аерым урын алып тора. Ул шәһәрне Вахитов районының күренекле сәүдә урыны.

Бирегә инде әллә ничә дистә елларда бирле казанлылар иң яхшы ит , сөт , яшелчәләр алыр өчен килделәр, һәм әле дә килүләрен дәвам итәләр.

Өч йөз еллык тарихлы урамнар чатында урнашкан Үзәк базар күптән түгел генә ачык һавада төрле милләт вәкилләре сәүдә иткән классик базар иде. Биредә татарлар, русслар, марыйлар, үзбәкләр , таҗиклар , азербайҗаннар үз товарларын кулай бәядән тәкъдим иттеләр, һәм һәрбер хуҗабикә “колхоз базары”нда (элек ул шулай атала иде) сатулашырга мөмкин икәнен белә иде.

Урта Азия илләреннең вәкилләре хәзерге вакытта да , базар продукциясен тәкъдим итеп , билгеле бер урын алып торалар.

Бирегә килүчеләр һәрвакытта да күп. Үзәк базар бер көнгә 50000 сатып алучуга хезмәт күрсәтә. Моңа бер дә аптырыйсы юк, чөнки аның мәйданы 3 гектарга якын. Бу Казандагы иң зур ваклап сатучы сәүдә үзәге. Базар прилавкаларында –ит , яшелчәләр , җиләк-җимеш , сөт ризыклары , балык , тәмләткечләр , бал, тозланган ашамлыклар .

Базарда үз продукциясен эре эшмәкәрләр дә, вак шәхси җитештерүчеләр дә саталар , һәм барлык товар сатылыр алдыннан нык контроль аша үтә.

Биредә бик күп әйбер табарга мөмкин. Ә уңайлы урында урнашуы шәһәрнең ерак районнарыннан, бистәләрдән килүчеләргә, хәтта Казан аша үтүчеләргә базарга еш керер өчен мөмкинлек бирә. Бер яктан (Борха Шаһиди урамы буенча) Үзәк базарга трамвай юллары килә, икенче яктан ( Мәскәү урамы буенча ) – автобус һәм троллейбус маршрутлары. Базардан тимер юл вокзалына кадәр якынчы 500 метр, автовокзалга кадәр бер километр ярым чамасы , “Тукай мәйданы“ метро станциясенә кадәр – якынча 900 м. Ә базар иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр ялларсыз , бәйрәмсез , көндезге ашсыз эшли. Шулай килергә уңайлы булуы аны Казан Кремле белән беррәттән туристик маршрутның бер объекты итә. 2007 елда Казанга килгәч , атаклы француз артисты Катрин Денев башкаланың бүтән урыннары белән беррәттән бу урында да булды.

Ун ел элек Үзәк базарда тулысынча тергезү эшлэре үткэрелде һэм ул сатучылар өчен дэ, алучылар өчен дэ күпкэ уңайлыракка эйләнде, милли колорит та югалмады.Хәзер ул 23000кв.метр кибетлэр,4000кв.метр товарлы складлар,400 урынлы парковка,заманча инфраструктура,уйлап эшләнелгэн төрле бүлэклэр,товарларны киң сайлау,шуларның сыйфатын тикшерү өчен ике ветеринар лаборотория.Болар барысы да Үзэк базарны 2008 елда Казанның иң яхшы базар итеп танытты.

Вахитов районның үзенэ тартып торучы ноктасы буларак,Үзәк базар бар яктан да сәүдә үзәкләре,кечкенә базарлар белән әйлэндереп алынган.(“Модалы гаилә”,”Кырмыска оясы” сәүдә үзәкләре,махсуслаштырылган базарлар “Нерелда”,”Сәүдә шәһәре”,”Ямская”,”Сәүдә бистәсе”).Алар белән берлектэ базар шәһәр кешеләренең барлык көнкуреш кирэк-яраклары белән тәэмин итэ.

Миллион ярым,күп милләтле,күп төрле динле Казан халкының ихтыяҗларын исәпкә алу максатыннан,Үзәк базар җитэкчелеге 2011 нче елда “Хәләл рәт”оештыра.Биредә Татарстан һәм Россия җитештерүчеләре сертификацияләнгән хәләл продукцияләрен бер урында-базарның ябык павильонында саталар.Моннан тыш биредэ Татарстан,Башкортостан,Удмуртия,Марий Эл һәм башка курше республикалар һәм өлкәләрнең шәһәрләреннән һәм авылларыннан китерелгән азык-төлекне табарга мөмкин.